САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда Азнакай – Ютазы – М5 юлына яңа асфальт түшәлә

Ютазы районында Азнакай – Ютазы – М5 автомобиль юлының 20,4–21,3 км участогында ремонт башланды. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты буенча алып барыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Объектта өске катлам – 6 мең квадрат метрдан артык мәйданда вак таш-мастика асфальтобетоны салыначак. Шулай ук 450 мең квадрат метрдан артык мәйданда асфальтогранулят һәм 2,1 мең квадрат метрдан артык мәйданда вак таш-ком катнашмасы белән юл читләре ныгытыла.

Хәзерге вакытта юлчылар иске асфальтобетон катламын фрезерлауны һәм тигезләүче катлам эшләүне тәмамлаган.

Быел «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты буенча 43 юл объекты (гомуми озынлыгы 52 км артык) төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев