Татарстанда авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләү билгеләнә
Җәмгыять

Татарстанда авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләү билгеләнә

Татарстанда авыл хуҗалыгында озак еллар хезмәт иткән пенсионерлар пенсияләренә арттырылган түләү алырга мөмкин.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, мондый өстәмә агропросәнәгать комплексы оешмаларында кимендә 30 ел хезмәт стажы булган һәм рәсми рәвештә эшләмәүче гражданнарга гына билгеләнә. Түләү билгеләнгәннән соң пенсионер авылдан шәһәргә күченгән очракта да, ул эшкә урнашмаса, арттырылган сумма сакланып кала, ә тиешле стажсыз фәкать авылда яшәү генә бу хокукны бирми.
Стажны исәпләгәндә Россия территориясендәге АПК оешмаларындагы эш, шулай ук 1992 елның 1 гыйнварына кадәр СССРда башкарылган хезмәт дәвере исәпкә алына. Арттырылган түләү алу хокукын бирә торган исемлеккә 500дән артык һөнәр, шул исәптән механизаторлар, агрономнар, ветеринарлар һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлаучы белгечләр кертелгән. Өстәмә түләү күләме иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүнең 25 процентын тәшкил итә.


Нет комментариев