САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда «Абилимпикс» чемпионатында 1700дән артык катнашучы көч сынашты

Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Абилимпикс» төбәк чемпионаты тәмамланды. Быел ярыштарда 1700дән артык кеше катнашты, шул исәптән «Мәктәп укучылары», «Студентлар» һәм «Белгечләр» категорияләрендә 600гә якын конкурсант. Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты ярдәмендә оештырылды. Бу хакта Татарстанның Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чемпионат республиканың 14 муниципаль районында, 35 белем бирү оешмасы базасында узды. Катнашучылар 48 төп һәм 76 төбәк компетенциясе буенча үз осталыкларын күрсәтте. Аларның эшен 661 эксперт бәяләде, ә ярыш мәйданчыкларында 620 волонтер эшләде. Яңа компетенцияләр арасында — «Каш ясау остасы», «БПЛА эшләү һәм җыю», «Реклама белгече», «Социаль тернәкләндерү белгече» һәм «Техник-протезист».

«Абилимпикс» хәрәкәтен үстерү үзәге җитәкчесе Адилә Исхакова: «Быел төбәк чемпионаты бик киң масштабта һәм уңышлы узды. Татарстан вәкилләре, мәсәлән, “Техник-протезист” кебек яңа компетенцияләрдә дә катнаша алды. Бу осталыклар катнашучылар өчен бик кызыклы һәм кирәкле булып чыкты», — диде.

Ярышларга параллель рәвештә 13–30 апрельдә «Мөмкинлекләр фестивале» дә уздырылды. Анда республиканың 12 муниципаль берәмлегендәге 13 махсуслаштырылган «Абилимпикс» компетенция үзәге базасында үсешләрендә авырлыклар булган 500дән артык кеше катнашты. Моннан тыш, Татарстанда беренче тапкыр мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучылары — инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Һөнәр белән танышу фестивале» оештырылды. 4 муниципаль берәмлектәге 5 мәгариф учреждениясендә 250дән артык бала уен формасында 19 төрле компетенция буенча көч сынашты.

«Яшел хуҗалык хезмәткәре» компетенциясе җиңүчесе Виктория Бокова: «Мин мондый чемпионатта беренче тапкыр катнаштым. Озак һәм нык әзерләндем: модульләр эшләдем, төрле биремнәр үтәдем. Барысы да килеп чыкты, җиңүче булуыма бик шатмын. Чемпионат миңа үз көчемә ышаныч, алга бару теләге бирде. Остазым минем һөнәри үсешемдә зур роль уйный», — дип бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев