Җәмгыять

Татарстанда +36 градуска кадәр кызу булачак

27 июльдән Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы урнашачак, дип яза «Татар-информ» МА.

ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итүенчә, көндез аерым районнарда кыска вакытлы яңгырлар булачак, урыны белән боз явуы һәм яшеннәр булуы ихтимал.

Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 5-10 метрга кадәр җитәчәк. Яшен вакытында аның 15-20 метрга кадәр көчәюе дә мөмкин.

Көндез һава температурасы +31 – +36 градус тәшкил итәчәк. Районда да шундый ук һава торышы көтелә.


Нет комментариев