Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 3,2 мең яшь гаилә социаль ипотека белән фатирлы булган

Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды 2020 елдан бирле социаль ипотека программасы аша республиканың 3248 яшь гаиләсен торак белән тәэмин иткән. Бу хакта фондның матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлзада Кычакова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Программа Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшләп килә. Алты ел эчендә Казанда 2168, Чаллыда 447, Түбән Камада 286 гаилә яңа фатирга ия булган.

Программа 36 яшькә кадәрге гаиләләргә, шул исәптән тулы булмаган гаиләләргә дә юнәлдерелгән. Катнашучы Татарстанда теркәлгән булырга, эш урыны яки үзмәшгульлеге булырга тиеш. Төп шарт — гаиләнең һәр әгъзасына 18 кв. метрдан ким булмаган торак мәйданы кирәк.

Шулай ук гаиләнең айлык кереме яшәү минимумыннан югарырак булырга, ә түләнмәгән ипотека йөкләмәләре — юк. Социаль ипотека еллык 7% белән 28,5 елга бирелә, башлангыч взнос — фатир бәясенең 10%. Фатирлар сантехника, счетчик һәм датчиклар белән җиһазландырылган.

Квадрат метр бәясе базардан түбән — мәсәлән, «Салават Күпере»ндәге соңгы йортларда ул 124,1 мең сум тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев