Татарстанда һава торышы эссе булып калачак: көндез термометр баганалары 30 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән.
Бүген, 22 июльдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез һава температурасы +26..+31 градус тәшкил итәчәк.
Синоптиклар шулай ук секундына 4–9 метр тизлектәге көньяк-көнчыгыш җил булуы, ә аерым районнарда 12 метрга кадәр көчәюе хакында кисәтәләр
.
Нет комментариев