Җәмгыять

Татарстанда +28 градуска кадәр җылы булачак, бераз яңгыр көтелә

Республикада бүген аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр да төшәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Җил көньяк-көнчыгыштан булачак, тизлеге секундына 5-10 метрга җитәчәк, урыны белән 14 метрга кадәр булуы да ихтимал.

Көн дәвамында һава температурасы +23тән +28 градуска кадәр җылыначак.

Районда да шундый ук һава торышы саклана.


Нет комментариев