Татарстанда +28 градус булачак, кичен яңгыр явуы ихтимал
Татарстанда бүген, 8 июльдә, көндез кояшлы һәм эссе һава торышы урнашачак. Һава температурасы +23..+28 градуска кадәр җылына, дип яза «Татар-информ» МА.
Иртән һәм көндез явым-төшем булмаячак, ә менә кичкә таба урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы, яшен атуы ихтимал. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан исә, тизлеге 5-10 метр, ә яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәя ала.
Район территориясендә дә шундый ук һава торышы саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев