Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 2,2 меңнән күбрәк бушлай Wi-Fi ноктасы бар

Республиканың җәмәгать урыннарында 2200 артык бушлай интернет ноктасы эшли. Бүген алар биналар эчендә генә түгел, ә паркларда, скверларда һәм урамнарда да кулланучыларга хезмәт күрсәтә. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Казанда иң күп нокта – 511 – парк-скверларда, шул исәптән «Казан» гаилә үзәге, Горки-Әмәт урманы, «Ак Чәчәкләр», «Крылья Советов» парклары, Кабан күле буенда урнашкан. Кремль территориясендә дә бушлай интернет тоташтыру мөмкинлеге бар.

Авиатөзелеш районында 230 иҗтимагый Wi-Fi ноктасы күпфатирлы йортларда – академик Павлов, Годовиков, Олег Кошевой, Максимов, Ленинград урамнарында эшли. Яңа Савин районында да охшаш хезмәт маршал Чуйков, Адоратский, Гаврилов, Мусин урамнарында тәкъдим ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев