Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 22 меңнән артык фатир хуҗаларына хокук теркәлгән

2025 ел башыннан бирле Татарстанда өлешле төзүчеләрнең 22 285 объектка хокуклары рәсми теркәлгән. Бу саннарны Татарстан Росреестры китерде, дип яза «Татар-информ» МА.

Шуларның 9 119ы 2026 елның беренче яртыеллыгында теркәлгән. Шул ук чорда төзүчеләрнең дә 9 422 объектка хокуклары рәсмиләштерелгән.

2025 елның 1 мартыннан федераль закон көченә керде. Хәзер төзүчеләр үзләре, дольщиклардан ышанычнамә таләп итмичә, Росреестрга гариза тапшыра ала. Бу — вакытны да, нервны да экономияләү.

«Соңгы елларда төзүчеләр белән хезмәттәшлек процедурасы бик яхшы юлга куелган иде. Яңа закон бу эшне дәвам итте, ә Росреестрның цифрлаштыруы аны тагын да нәтиҗәлерәк итте», — диде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Бурганова.

«Грань» төзү компаниясенең девелопмент буенча директоры Ольга Волчкова билгеләп үткәнчә, хәзер гражданнарга документлар алу бик гади.

«Төзүче үзе теркәүдән соң ЕГРНнан күчермәләрне ала һәм хуҗаларга тапшыра. Дольщикларга Росреестрга йөрү, чиратта тору, электрон имза ясату — барысы да кирәк түгел», — диде ул.

Закон буенча, төзүче объектны тапшырганнан соң 30 эш көне эчендә документларны Росреестрга җибәрергә тиеш. Электрон рәвештә тапшырыла, гражданнарга шәхси имза кирәкми. Теркәүдән соң выписка төзүчегә килә, ә ул аны хуҗага тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев