САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 2025 елда бала табу буенча яшь рекордлары теркәлде

Узган елда Татарстанда соңлап бала табу буенча яңа рекордлар теркәлгән.

Республиканың иң өлкән анасы булып икенче баласын тапкан 57 яшьлек хатын-кыз танылган. Аталар арасында исә 64 яшьлек ир-ат рекордчы булган.

Бу мәгълүматларны ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова ведомствоның йомгаклау коллегиясендә җиткерде, дип хәбәр итә «Республика Татарстан» газетасы.

Шул ук вакытта, Әхмәтова сүзләренчә, бала табу өчен иң актив яшь үзгәрешсез кала: аналарда бу — 25–29 яшь, аталарда — 30–34 яшь.

Шулай ук ведомство башлыгы күпбалалы гаиләләр турында да сөйләде. Бүген Татарстанда мондый гаиләләр саны 59 меңгә җиткән. 2025 елда алты гаиләдә — унынчы, өч гаиләдә — унберенче, ике гаиләдә — уникенче, ә бер гаиләдә ундуртынчы бала дөньяга килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев