Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Яшьләр өчен мөмкинлекләр» федераль кампаниясе кысаларында яшь белгечләргә зур ярдәм күрсәтелә.
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итүенчә, 2025 елда гына да 15 меңнән артык яшь кеше эшкә урнаштырылган, ә төбәк предприятиеләрендә яшь кадрларны җәлеп итү буенча рекордлы күрсәткечләр теркәлгән. Студент отрядлары «КАМАЗ», «Алабуга Строй», «Алабуга Композит» кебек эре компанияләр белән бергә зур проектларны уңышлы тормышка ашыра. Мәсәлән, «Алабуга» махсус икътисади зонасы мәйданчыкларында 2 меңгә якын студент-төзүче һәм меңгә якын укучы хезмәт куйган.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, республика яшьләре федераль проектларда һәм грант бәйгеләрендә дә бик актив. Хәзерге вакытта «Росмолодежь. Грантлар» бәйгесенә гаризалар кабул ителә, анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр үз проектлары өчен 1 миллион сумга кадәр акча ала ала. Шулай ук алда Самара өлкәсендә узачак «ИВолга» форумы һәм апрельдә Казанда гала-концерты булачак «Созвездие – Йолдызлык» фестивале кебек мөһим чаралар көтелә.
Киләсе елга да планнар зур: 2026 елда Татарстан волонтерлары «KazanForum» һәм Екатеринбургтагы Халыкара яшьләр фестивале кебек масштаблы вакыйгаларда катнашачак. Моннан тыш, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча төзекләндерү объектларына тавыш бирүдә булышу өчен волонтерлар җыю башланды.
Нет комментариев