Бүген республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Яңгыр урыны белән генә явуы ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.
Төньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге – секундына 6–11 метр, кайбер районнарда ул 14 метрга кадәр көчәя ала.
Көндезге температура +22…+27 градус тирәсендә булачак. Бу хакта Татарстан гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Район территориясендә дә шундый ук һава торышы саклана.
Нет комментариев