Татарстанда 15 марттан барлык боз кичүләре ябыла
15 март көнне сәгать 12:00 Татарстанда «Яшел Үзән – Карамалы Тау» һәм «Уракчы – Югары Ослан» боз кичүләре үз эшен төгәлли.
Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Ведомство белгечләре аңлатуынча, һава торышы җылыну сәбәпле, бозның структурасы үзгәргән — ул куелыгын югалткан, көпшәкләнгән һәм тиз таркала торган хәлгә килгән. Мондый вакытта боз өстенә чыгу, аеруча транспортта чыгу гомер өчен куркыныч. Коткаручылар бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшермәскә, балыкчыларга бер урынга күп итеп тишекләр тишмәскә һәм төркемнәр белән җыелмаска киңәш итә. ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге җитәкчесе искәрткәнчә, бозның калынлыгы алдамчы булырга мөмкин, ә көчле агымлы урыннарда инде хәзер үк боз ашалган урыннар (промоиналар) барлыкка килә. Шул сәбәпле, кышкы балык тоту сезонын ашыгыч рәвештә төгәлләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев