Җәмгыять

Татарстанда +14 градуска кадәр җылы, җил һәм томан булачак

Бүген, 2 майда, республикада үзгәрүчән болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем булмаячак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.

Иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда томан төшүе мөмкин. Төньяктан секундына 5-10 метр тизлектә искән җил көнбатышка күчә, көндез урыны белән аның тизлеге 13 метрга җитәчәк.

Көндез һава температурасы +9..+14 градус булачак. Районда да шундый һава торышы көтелә. 


Нет комментариев