Татарстанда 12 меңнән артык кеше ОРВИ һәм грипп йоктырган
Февраль башыннан Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны 12 меңнән артып киткән.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, айның беренче атнасында гына да 12 146 кешегә ОРВИ һәм грипп диагнозы куелган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Соңгы бер ай эчендә респиратор инфекцияләр арасында гриппның өлеше сизелерлек кимегән һәм хәзер ул барлык вирусларның 34 процентын гына тәшкил итә.
Роспотребнадзор белгечләре авыруларны кисәтү максатыннан саклык чараларын истә тотарга чакыра: кулларны даими юу, кеше күп булган урыннарда битлек кию, бүлмәләрне җилләтү һәм дымлы җыештыру үткәрү зарур. Шулай ук биналарда температура режимын саклау (+18°С дан +22°С ка кадәр), һава торышына карап киенү һәм беренче симптомнар күренүгә үк өйдә калып табиб чакырту мөһимлеге искәртелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев