Татарстанда 12 майда: яңгыр, яшен һәм +24 градус җылылык
Сишәмбе көнне республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, урыны белән уртача яңгыр явачак, көндез аерым районнарда яшен булырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә, урыны белән 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә температура +6..+11 градус, көндез һава +19..+24 градуска кадәр җылыначак.
Казан өчен фараз: аязучан болытлы, бераз яңгыр, яшен ихтимал. Җил тизлеге секундына 6-11 метр, көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Көндез максималь температура +22..+24 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев