Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан халкы чыпчыкларны исәпкә алуда катнаша ала

Татарстан халкы Бөтенроссия чыпчыклар исәбен алу чарасына кушылып, берникадәр вакытка бердвотчер (кошларны күзәтүче) була ала. Бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Үткәрү вакыты: Акция 8 августтан 16 августка кадәр дәвам итәчәк.

Нишләргә кирәк: Табигатькә ярдәм итү һәм файда китерү өчен чыпчыкларның берничә фотосурәтен ясау һәм рәсми сайтта анкета тутыру да җитә.

Ни өчен бу кирәк: Җыелган мәгълүматлар орнитологларга чыпчыклар популяциясенең ни сәбәпле кимүен аңларга һәм аларны саклап калу өчен вакытында тиешле чаралар күрергә ярдәм итәчәк.

Искә төшерәбез, 2026 елның кышында узган кошлар исәбен алуда республикабыздан 400гә якын кеше катнашкан иде. Ул чакта төбәктә 7 меңгә якын чыпчык саналган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев