Татарстан ветераннары «Абилимпикс»ка 126 кешелек команда белән бара
Махсус хәрби операция ветераннары арасында үткәрелә торган «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында Татарстаннан 126 ветеран катнашачак. Бу сан узган елныкына караганда сизелерлек арткан – 2025 елда республикадан барлыгы 79 кеше финалга чыккан иде.
«Ватан сакчылары» дәүләт фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сүзләренчә, быелгы составта төрле өлкәләр буенча белгечләр тупланган. Катнашучылар арасында адаптив физкультура инструкторлары, санитар-техник слесарьлар, беренче ярдәм инструкторлары, массажистлар, малярлар, шулай ук вокал һәм эшкуарлык юнәлешендәге осталар бар.
Узган ел Татарстан ветераннары 11 медаль белән кайткан иде – бу республика өчен зур уңыш булды. Быел да командадан югары нәтиҗә көтелә. Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев