Татарстан урманнарында янгынга каршы 2,4 мең км чамасы яңа полосалар әзерләнгән
Татарстанның урман фондында янгыннарның таралуын булдырмау өчен 2 395,2 чакрым озынлыктагы саклау полосалары төзелгән. Бу эшләр «Экологик иминлек» милли проекты составындагы «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк программасы кысаларында алып барыла. Мәгълүматны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
– Быел безнең өчен иң мөһим бурыч – урманнарны янгыннан саклау чараларын көчәйтү. Бу – урман янгыннары иртә ачыклау, аларның зур мәйданнарга таралуын кисәтү һәм сүндерү эшләрен оештыру өчен шартларны яхшырту юнәлешендәге эш, – дип ассызыклады министр Равил Күзюров.
Ул шулай ук халыкның экологик белемен арттыру максатыннан урманнардагы ял урыннарын төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгы темасына аңлатма такталары, стендлар һәм күрсәткечләр урнаштыру эше дәвам итүен искәртте.
Ведомствоның урман фондын саклау һәм яклау секторы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта 4 806,9 чакрым озынлыктагы иске полосаларны карап-чистарту эше пландагы күләмдә башкарылып беткән.
Янгынга каршы чаралар буенча 36 чакрым озынлыктагы яңа юллар салу тәмамланган, 149 чакрым юлга реконструкция уздырылган. Бу күрсәткечләр – еллык планның тиешенчә 32% һәм 35% ы.
Әлеге эшчәнлек, нигездә, ут белән саксыз мөгамәлә итү аркасында килеп чыга торган янгыннар санын киметүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев