Россия Үзәк банкы мәгълүматларына караганда, республика шәхси торак төзелешенә бирелгән ипотека күләме буенча РФ субъектлары арасында өченче урында. Татарстанда бер айда 2,8 миллиард сумлык кредитлар рәсмиләштерелгән, дип яза «Татар-информ» МА.
Алда бары тик Мәскәү (4,4 млрд сум) һәм Мәскәү өлкәсе (3,9 млрд сум) генә. Лидерлар унлыгына шулай ук Санкт-Петербург, Краснодар крае, Төмән өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Ростов өлкәсе һәм Башкортстан керә.
Нет комментариев