Татарстанда 12 сентябрьдән халыкка сыйфалы азык-төлек товарларын уңайлы бәяләрдән тәкъдим итүче традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен яңадан башлый. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
Чара «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләми проекты кысаларында уза һәм зур социаль әһәмияткә ия. Ярминкәләр һәр шимбә саен республиканың эре шәһәрләрендә оештырылачак: Казанда — 14, Чаллыда — 2, Зеленодольск районында — 2, Түбән Камада — 2 һәм Кама Аланында 1 мәйданчык эшләячәк
Төп продуктларның бәяләре
Җитештерүчеләргә бушлай сәүдә урыннары һәм ягулык-майлау материаллары бирелү сәбәпле, ярминкәләрдәге бәяләр кибетләрдәгедән 10–30%ка арзанрак булачак:
- Шикәр комы: 1 кг — 55 сум
- Бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә: 1 кг — 30 сум
- Башлы суган: 1 кг — 40 сум
- Үлчәүле сөт: 1 литр — 50 сум
- Он: 1 кг — 27,5 сум
- Кош-корт ите: 1 кг — 200 сум
- Беренче категорияле йомырка: 10 данә — 95 сум (сайланылганнары — 100 сум)
- Сөякле сыер ите: 1 кг — 650 сум
- Атланмай (72,5%): 1 кг — 750 сум
Шулай ук халыкка киң ассортиментта сөт продуктлары, сыер һәм дуңгыз ите, кондитер әйберләре һәм башка кирәкле товарлар тәкъдим ителәчәк.
Төп сәүдә мәйданчыклары адреслары
- Казан шәһәре: Аграр ур., 2; Липатов ур., 7; Ямашев ур., 71А; Беломорский ур., 6; Ш. Усманов ур., 1; Батыршин ур., 20; Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше; Җиңү проспекты, 46В; Ю. Фучик ур., 64; Лаврентьев ур., 10; Революция ур., 12 (Юдино п.); Дементьев ур., 7; А. Авзалова ур., 15. (Шулай ук Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендәге мәйданчыкта ярминкәләр якшәмбе көннәрендә узачак).
- Зеленодольск районы: Осиново бистәсе, Бакча ур., 9; «Яңа Тура» технополисы.
- Чаллы шәһәре: Габдулла Тукай яр буе, 16; Чулман пр. (ипподром территориясе).
- Түбән Кама шәһәре: Шинников пр., 10В; Төзүчеләр пр., 2Б.
- Кама Аланы штп: «Олимпия» боз сарае парковкасы.
Ярминкәләр 2026 елның 27 декабренә кадәр (барлыгы 16 ярминкә атнасы) дәвам итәчәк.
Нет комментариев