Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Рәисе яшь ветеринарны Бөтенроссия конкурсындагы җиңүе белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикабызның Тәтеш районыннан килгән яшь белгеч Татьяна Спиринаны мөһим уңышы белән котлады.

Ул «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабында ветеринария фельдшерлары номинациясендә лаеклы рәвештә беренче урынны яулаган.

Ярышлар шушы көннәрдә — 21-22 июльдә Мордовия Республикасында узды.

«Татьяна Спиринаны чын күңелдән котлыйбыз. Мондый яшь белгечләрнең бик югары һөнәри дәрәҗә күрсәтүе — бик сөенечле хәл», — дип язды республика җитәкчесе үзенең социаль челтәрләрендә.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, җиңүчегә барлыгы 24 яшь, һәм ул үз өлкәсендә биш ел дәвамында уңышлы хезмәт куя. Рөстәм Миңнеханов яшь белгечкә яңадан-яңа казанышлар һәм киләчәктә дә зур профессиональ үрләр яулавын теләде.

Исегезгә төшерәбез, әлеге Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесе «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев