Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Рәисе Электрон мактау тактасы эшли башлавы турында хәбәр итте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, республикада Электрон мактау тактасы эшли башлады. Аңа Татарстанның биш мең тирәсе зур һәм кече предприятиеләре үзләренең алдынгыларын тәкъдим иткәннәр.

– Мактау тактасында республикабыз хезмәтчәннәре турында язачаклар. Безгә тотрыклы икътисад тәэмин итү өчен, меңнәрчә кешеләр заводларда эшлиләр, өстәлләрдә икмәк булсын өчен, көн саен йөз меңнәрчә авыл кешесе тырыш хезмәт куя, – дип язган Рөстәм Нургали улы үзенең МАХтагы каналында.

Рәисебез билгеләп үткәнчә, предприятиеләр Мактау тактасына 15 мең тирәсе үзләренең иң алдынгы һәм уңышлы хезмәткәрләрен тәкъдим иткәннәр. Кандидатлар арасында – лаеклы ветераннар, тәҗрибәле һөнәрчеләр һәм махсус хәрби операция батырлары.

Ә безнең районнан Мактау тактасына 83 предприятиедән 141 кеше тәкъдим ителгән. Алар арасында Сарман гимназиясе укытучысы Кифая Заһирова да бар. 2022, 2023 һәм 2025 елларда аның укучылары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештырган  «Тархан» телевизион тарихи-мәдәни конкурсында катнашалар. 2019 елдан башлап укучыларның республика олимпиадасының йомгаклау этабында аның 4 укучысы җиңүче исеменә лаек була, 29 укучысы призлы урыннар ала. Кифая Әхсән кызы күпьеллык тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Почет грамотасы, Татарстан Республикасының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеменә лаек була.

– Мәктәптә эшли башлавыма 35 ел булды. Башта 20 ел балаларга туган телебезнең нечкәлекләрен үзләштерергә ярдәм иттем, гимназиягә тарих укытучысы кирәк булгач, квалификациямне үзгәрттем. Миңа еш кына: «Җиңүчеләр әзерләү авырмы?» – дигән сорауны бирәләр. Җиңел түгел. Ул бик күп өстәмә хезмәт таләп итә, чөнки җиңүчеләрне дәрес кысаларында гына әзерләп бетереп булмый. Шуңа күрә укучылар белән каникул вакытларында да шөгыльләнәбез. Өстәмә дәресләргә балалар да бик теләп киләләр, әти-әниләргә дә бик рәхмәтлемен. Әлбәттә, Электрон мактау тактасына тәкъдим ителү – зур җаваплылык та ул. Киләчәктә дә бу хөрмәтне акларга, яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын! – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев