Җәмгыять

Татарстан онкологы: Соцпакет акчасына яман шешкә каршы дару алып булмый

Бүгенге көндә Татарстанда 130 меңгә якын кеше онкология авырулары буенча диспансер исәбендә тора. Аларның 63 меңнән артыгы федераль ташламага, ягъни социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы.

Әмма, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, шуларның 35 проценты (22 мең 319 кеше) әлеге ташламадан баш тартып, акчалата компенсация сайлаган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов матбугат конференциясендә ассызыклаганча, мондый карар пациентларны үзен генә түгел, ә гомуми дару фондын да куркыныч астына куя.

«Социаль пакеттан баш тартучылар азрак булган саен, федераль фондтан республикага дарулар белән тәэмин итү өчен бүленә торган акча да күбрәк була», – дип аңлатты белгеч. 

Моннан тыш, ел дәвамында бирелә торган акчалата компенсация күләме шешкә каршы препаратларны сатып алу чыгымнарын бөтенләй каплый алмый. Аерым алганда, бу акчага яман шешкә каршы бер генә даруны да сатып алып булмый.

Белгеч искәрткәнчә, чир яңадан кабатланган очракта дәвалауның катлаулы ысулларын – химия, гормональ яки нур терапиясен кулланырга туры килә. Нәкъ менә шундый көтелмәгән хәлләрдән саклау өчен дәүләтнең ташламалы дарулар белән тәэмин итү системасы страховка ролен үти. Шуңа күрә һәр пациент авыр нәтиҗәләргә китерә алган бу адымны аңлы рәвештә ясарга тиеш.


Нет комментариев