Татарстан оешмалары архивларны яңарту өчен 9 млн сум грант откан
Республика күләмендә уздырылган «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектацияләү чыганагы оешмасының иң яхшы архивы» конкурсында 18 оешма җиңүче булды. Алар грант рәвешендә барлыгы 9 млн сум акча алган, дип яза «Татар-информ» МА.
ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Галимҗанова сүзләренә караганда, елдан-ел оешмаларның әзерлек дәрәҗәсе күтәрелә, кызыклы һәм оригиналь проектлар күбәя.
Ул архивларны комплектацияләү сыйфаты чыганаклар санына бәйле икәнен искәрткән. 2026 ел башына республикада мондый оешмалар саны – якынча 7 мең. Алар дәүләт һәм муниципаль әһәмияткә ия документлар булдыра.
Документларны саклау шартлары да мөһим. Рәис Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән барлык муниципаль архивлар да автоматизацияләнгән һәм янгын сүндергеч системалар белән җиһазландырылган. Алдагы ике-өч елда калганнары да төгәлләнәчәк.
Кимчелекләр дә бар: махсус бүлмәләр, сигнализация, һава кондиционеры җитми. Моңа да грант акчалары ярдәм итә ала.
Мәсәлән, Теләче урта мәктәбе дә грант откан. Директор Салават Назклычев әйтүенчә, алар заманча шкафлар, документ тегү станоклары, ламинатор, брошюратор сатып алган.
Галимҗанова сүзләренчә, күп оешмалар күргәзмә эшчәнлеге өчен дә грантка гариза бирә. Кайберләре документларны цифрлаштырырга тели.
2018 елдан бирле уздырыла торган конкурста 300гә якын оешма катнашкан, 72се грант откан. Гомуми ярдәм күләме – 33,75 млн сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев