Татарстан мәктәпләрендә MAX мессенджерында 1,3 меңнән артык канал булдырылды
Татарстанның мәгариф учреждениеләрендә MAX платформасында 1,3 меңнән артык рәсми канал эшли башлады.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Аның сүзләренчә, әлеге каналларга язылучылар саны 447 989 кешегә җиткән, бу узган елгы күрсәткечләрдән 239 процентка күбрәк. Мәктәп каналлары хәзерге вакытта мәктәп сайтлары һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәр белән беррәттән рәсми мәгълүмат чыганагы булып тора.
Рәмис Мөҗипов билгеләп үткәнчә, ватан платформасына күчү «Сферум» сервисы белән интеграция ярдәмендә җиңел узган. MAX платформасында педагоглар өчен файдалы функцияләр сакланган һәм киңәйтелгән: биредә интерактив такта, документлар җыю мөмкинлеге, сыйныф чатлары, электрон көндәлек һәм расписание белән бәйләнеш каралган. Мессенджерга район мәгариф бүлекләре дә актив кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев