Татарстан мәктәпләрендә ашханәләрне «ясалма фәһем» контрольдә тотачак
Татарстан мәктәпләрендә «Акыллы ашханә» системасын кертү планлаштырыла.
Бу технология үз-үзеңә хезмәт күрсәтү зоналарында туклану өчен түләү процессын тулысынча автоматлаштырырга ярдәм итәчәк. Проект нигезендә заманча ясалма фәһем технологияләре ята, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы, республиканың Цифрлы үсеш министрлыгы мәгълүматларына таянып.
Системаның эш тәртибе бик гади: укучы ризыклар салынган подносын махсус киоскка куя, ә видеоаналитика системасы, ашамлыкларны танып, исемлекне шунда ук экранга чыгара. Шуннан соң балага бары тик, картасын куеп, түләргә генә кала. Бу нибары 5–15 секунд вакытны ала. «Обр.Карта» платформасы белән берлектә эшләнгән бу яңалыкның төп максаты — чиратларны бетерү һәм, өстәмә хезмәткәрләр җәлеп итмичә, ашханә эшчәнлеген тизләтү. Беренче «акыллы ашханәләр» киләсе уку елыннан ук Казан мәктәпләрендә сынап каралачак, ә аннары бу тәҗрибә башка районнарга да җәелдерелер, дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев