САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан юлларындагы буран йөртүчеләрне сәфәрләрдән тыелып торырга мәҗбүр итә

Республикада һава торышының кискен начараюы сәбәпле, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә мөһим мөрәҗәгать белән чыкты.

Юлларда күрү мөмкинлеге чикләнү һәм бозлавык куркынычы югары булу сәбәпле, гражданнарга, шәхси автомобильләрдән вакытлыча баш тартып, җәмәгать транспортыннан кулланырга киңәш ителә. Бигрәк тә торак пунктлардан читкә — ерак сәфәрләргә чыкмый тору сорала.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген республикада кар ява, урыны белән көчле бураннар көтелә. Юлларда вәзгыять катлаулану сәбәпле, иртәнге сәгать 10 тула 10 минутта М5 «Урал» трассасының Татарстан аша үткән участогында автобуслар һәм йөк машиналары өчен хәрәкәт вакытлыча чикләнде. Барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга һәм үзләренең тормышын куркыныч астына куймаска өндибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев