Татарстан юлларында 200гә якын яңа база станциясе урнаштырылды
Соңгы өч ел эчендә Татарстан аша үтүче М-7 һәм М-12 федераль юлларында 200гә якын элемтә объекты сафка бастырылды.
ТР Цифрлы үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2025 елда гына да М-7 трассасында — 14, ә М-12 юлында 40 яңа база станциясе ачылган. Бу чаралар юллардагы "үле зоналарны" бетерергә һәм интернет челтәрен киңәйтергә ярдәм итте.
Министр урынбасары Альберт Яковлев сүзләренчә, инфраструктураны үстерү — төбәкнең цифрлы үсеш дәрәҗәсен билгели торган мөһим фактор. Тотрыклы элемтә йөртүчеләр өчен уңайлык кына түгел, ә куркынычсызлык та булып тора. Мәсәлән, узган елда ГЛОНАСС 112 системасына трассалардан 900дән артык ашыгыч мөрәҗәгать килгән, аларның күпчелеге аварияләр белән бәйле.
"Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе" илкүләм проекты кысаларында, 2030 елга ил буенча 75 мең яңа станция урнаштыру планлаштырыла. Бу юлларда югары тизлекле интернет һәм сыйфатлы элемтәне тулысынча тәэмин итәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев