Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан – илкүләм проектларны үтәү буенча алдынгы урыннарда

Республика төбәк проект офислары рейтингында икенче урынны били. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында барлык максатларга тулысынча ирешелгән, дип белдерде ТР Икътисад министрлыгы. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

2026 елда 45 төбәк проектын (12 илкүләм проект эчендә) гамәлгә ашыруга 53,8 млрд сум каралган. Беренче алты ай эчендә акчаның зур өлеше план буенча үзләштерелгән инде.

Иң мөһим юнәлешләр – социаль өлкә: 136 объектның (мәктәп, балалар бакчасы, сәламәтлек саклау учреждениеләре) төзелеше яки ремонты, шулай ук 85 юл объекты өчен 26,5 млрд сум бүленгән. Барлык контрактлар төзелгән, эшләр вакытында башкарыла.

Моннан тыш, акчалар медицина җиһазларын яңартуга, балалы гаиләләрне социаль яклауга, эшмәкәрлекне үстерүгә, яшьләр программаларына һәм туризм инфраструктурасына юнәлтелә.

Министрлык сайтындагы интерактив карта аша һәр район буенча барышны күзәтеп була. Ведомствода билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллык нәтиҗәләре – барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының нәтиҗәле бердәм эшенең күрсәткече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев