Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан яшьләренә рәсми хезмәт килешүе мөһимлеген искәрттеләр

Татарстанда җәйге эшкә урнашканда яшүсмерләргә хезмәт килешүе төзү кирәклеген аңлаттылар. Бу хакта кадр үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.

– Әгәр дә интервьюда: „Башта бер атна эшләп карыйк, аннары рәсмиләштерәбез“, – дисәләр, баш тартыгыз. Законлы эш бирүче документларның чисталыгын яшүсмерләр кебек үк ихтирам итә. Хезмәт килешүен төзүдән баш тарту – гади формальлек түгел. Рәсми булмаган эшләүчеләр түләүле больничный яки отпуск хокукыннан, пенсия стажыннан һәм тотрыклылыктан мәхрүм кала, – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Белгечләр дә рәсми хезмәт килешүесез эшкә ризалашмаска киңәш итә. «Мондый килешү законлы хезмәт түләвен, теркәлгән графикны һәм куркынычсыз шартларны гарантияли. Сүз белән яки кулдан түләү белән тәкъдим ителгән әйберләр килешүгә кертелмәсә – соры зона, аннан баш тартырга кирәк. Куркынычсыз эш эзләгәндә, тикшерелгән платформаларны гына кулланырга һәм эш бирүчеләр турында фикерләрне укырга киңәш итәбез», – диделәр алар.

Белгечләр сүзләренчә, эш бирүче игътибарын җәлеп итү өчен, яшүсмерләргә үзләренең өйрәнергә әзерлекләрен һәм инициатива күрсәтә алуларын күрсәтү мөһим. Резюмеда сайланган өлкәгә кызыксынуны, җаваплылыкны, командада эшли белүне, мәктәп яки волонтерлык проектларында катнашуны, шулай ук инде булган күнекмәләрне аерым билгеләп үтәргә кирәк. Бу эш бирүчегә эшкә карата кызыксынучанлыкны күрсәтә, ул йомгаклау карарына йогынты ясарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев