Татарстан Республикасы АСЕАН илләре белән ясалма фәһем өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карый. Бу юнәлеш Россия – АСЕАН эшлекле форумының Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узган сессиясендә тәкъдим ителде, дип яза «Татар-информ» МА.
Республиканың «Мәгълүмати технологияләр үзәге» бизнесны үстерү буенча директоры Камил Газизов билгеләп үткәнчә, Татарстанда ясалма фәһемне үстерү буенча республика программасы кабул ителгән, берничә проект гамәлгә ашырыла. Шулай ук ул АСЕАН илләренең бу өлкәдәге тәҗрибәсен өйрәнү дә Татарстан өчен бик кызыклы булачагын әйтте.
Нет комментариев