Татарстан 10 ел эчендә 29 млрд сумга 441 объект төзекләндергән
2015–2025 елларда Татарстанда 29 млрд сум акчага 441 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән. Шуның 14 млрд сумы федераль бюджеттан җәлеп ителгән. Бүген Казанда узган брифингта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин шуны белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Республика «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектының нигез салучысы булган.
– Республика тәҗрибәсен Россия Төзелеш министрлыгы югары бәяләде һәм аны бөтен ил буенча таратырга тәкъдим итте. Татарстанда эшләнгән регламентлар һәм практикалар федераль төзекләндерү стандартларына керде, – дип билгеләп үтте ул.
Быел федераль проект кысаларында 2,5 млрд сум акчага 51 объектны төзекләндерү планлаштырылган.
– Республика ел саен «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар» Бөтенроссия конкурсында катнаша. Сигез ел эчендә федераль бюджеттан 55 проект финансланган, аларның 42се тәмамланган, ә 13ен быел тәмамларга ниятлибез, – дип сөйләде спикер.
2026 елда узган елгы Бөтенроссия конкурсында җиңгән алты объект буенча финансларны үзләштерү башланган. Бу объектларның гомуми бәясе 865,8 млн сум тәшкил итә, шул исәптән 474,5 млн сумы – федераль бюджет субсидиясе.
2018 елдан башлап, ел саен җәмәгать киңлекләре проектларын сайлап алу өчен тавыш бирү үткәрү федераль проектта катнашуның мәҗбүри шартына әверелде. Быел Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 21 апрельдә башланып, 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
– Быел тавыш бирү тәртибе үзгәрде. Узган елларда республика халкы төбәк дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирсә, хәзер тавыш бирү Россиянең дәүләт хезмәтләре порталының кире бәйләнеш платформасы һәм «Дәүләт хезмәтләре. Волонтер» дигән кушымта аша волонтерлар ярдәмендә уздырыла, – дип аңлатты Айзатуллин.
Хәзерге вакытта тавыш бирүдә республиканың 126 меңнән артык кешесе катнашкан. Платформаның кире бәйләнеше аша халыктан, аларның фикеренчә, тавышка куярга мөмкин булган объектлар буенча тәкъдимнәр җыелган. Барлыгы 285 тәкъдим кергән. Җирле үзидарә органнары тарафыннан тавышка тәкъдим ителгән 178 җәмәгать киңлеге исемлеге әзерләнгән, шуларның 20се гражданнарның тәкъдимнәре буенча кертелгән. Бу объектлар – республиканың барлык муниципаль районнарында, шулай ук Казан һәм Яр Чаллыда урнашкан парклар, скверлар һәм яр буйлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев