САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Татар сүзе” район бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген район мәдәният йортында “Татар сүзе” нәфис сүз бәйгесе кысаларында уздырылган “Илаһи сүз хозурында” шигырь уку бәйгесенең йомгаклау туры үтте.

Бәйге районда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин ярдәме белән оештырылды, җиңүчеләрне дә ул үзе сәламләде һәм бүләкләде. Бәйгедә алтмыштан артык конкурсант булып, шуларның 18е Гала-концертта чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә 10 яшькә кадәрге балалар арасында Ләшәү Тамактан Ләйлә Шәйдуллина – беренче, Сарманнан Эльза Солтанова – икенче, Альзана Шәфигуллина өченче урыннарны алдылар. 17 яшькәчә булган категориядә беренче урын Ләке авылыннан Самира Сабирҗановага бирелде. Сарманнан Алмаз Закиров һәм Юлтимер авылыннан Асыльяр Билалова икенче булдылар. 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче урынны Илгизә Сәлахова яулады. Икенче урынга – Сарайлы авылыннан Алсу Харисова, өченчегә Иске Имәннән Гөлфирә Дөлмиева, Шәрләрәмәдән Роза Шәйгарданова, Иске Минзәләбаш авылыннан Фәйрүзә Кыяметдинова лаек булдылар. “Иҗади гаилә” номинациясендә Югары Чыршылы авылыннан Гүзәлия һәм Илзира Хәбибуллиннар бүләкләнделәр. Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче Лилия Гәрәева яшьтән үк шигырьләр иҗат итә. Ул үзенең бер шигырен укып, жюри һәм тамашачы симпатиясен яулады һәм “Үзләре иҗат иткән” номинациясендә икенче булды. Поселокта яшәүче Зилә Садыйкова да икенче урын өчен бүләк алды. Сарманнан Гөлнур Зөлкәрнаева “Нигез ташы” шигырен сөйләп, бу номинациядә җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев