Татар кызы Карина Абдуллина — World Next Top Model 2026 финалисткасы
Казаннан Карина Абдуллина Бәйрутта узган World Next Top Model 2026 халыкара матурлык конкурсында иң чибәр йөз иясе дип танылды. Аңа «Miss best face — 2026» титулы бирелде, дип яза «Татар-информ» МА, Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтенә нигезләнеп.
Финалда дөньяның 30 иленнән 60 кыз катнашкан. Карина конкурста Татарстан данын яклаган. Бәйге шартлары буенча, катнашучылар ике образ тәкъдим иткән: фирма күлмәкләре һәм дизайнерлар теккән кичке киемнәр.
Конкурстың төп титулын Россия вәкиле Мария Исаева яулаган.
Карина Абдуллина Татарстанның Азнакай районында туган. Узган ел ул Miss Tourism Universe конкурсында дөньяның иң матур ун кызы исемлегенә кергән иде. Моннан тыш, кыз абруйлы Miss Best Body 2025 титулына да ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев