САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татар-информ» агентлыгы Кытайның «XXI век» газетасы белән килешү имзалады

«Татар-информ» агентлыгы «Уртак киләчәк өчен яңа мөмкинлекләр» БРИКС - 2024 яшь лидерлар форумында Кытайның «XXI век» газетасы белән хезмәттәшлек итү турында килешү имзалады.

«Кытайдагы коллегалар белән төзелгән килешү – безнең хезмәттәшлек буенча зур эшнең бер өлеше. Без Кытай белән актив хезмәттәшлек итәбез, Казандагы генераль консуллык белән мөнәсәбәтләребез җылы, хезмәткәрләребез Кытайга матбугат турларына барды. Бүгенге документның зур нәтиҗәләр китерәчәгенә ышанам», - дип искәртте «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билалов.

Аның сүзләренчә, мондый хезмәттәшлек көнчыгыштагы партнерлар турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә, Кытай журналистлары исә үз илләрендә Россия һәм Татарстанда баручы вакыйгаларны яктырту мөмкинлегенә ия була.

Килешүне имзалауда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов та катнашты.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar-inform-agentlygy-kytainyn-xxi-vek-gazetasy-belan-kilesu-imzalady-5893798

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев