Ташкенттан кайткан кунаклар да «Сарман»ны яраталар
Моннан ике ел элек Үзбәкстаннан кунакка кайткан якташларыбызның Сарманны ошатулары, район газетасы белән кызыксынулары хакында язып чыккан идек. Язма ахырында: “Сарман” аша булган танышу киләчәктә, бәлки, укучыбыз белән безне очраштырыр да әле. Исәнлек кирәк”, - дип язган булганбыз. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, ул очрашу булды.
Бүген кунакларны очраклы рәвештә Үзәк ял паркы тирәсендә очраттык. Алар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәлдә булганнар, стеладан бабаларының исемен тапканнар һәм бик сөенгәннәр.
- Без бик канәгать, бабабызны онытмыйлар. Хәтердә саклана. Видеосын туганнарга да җибәрдек, алар да карасыннар. Еракта яшиләр бит, монда үзләре килә алмаслар, - диде Хәмдия апа.
Вәлиҗан һәм Хәмдия Гыйләҗевлар Ташкентта яшиләр. Гаилә башлыгы – чыгышы белән Башкортостаннан. Ә Хәмдия апа Кәүҗияк авылында туып-үскән. Кызга җиде яшь булганда, әтисе Вакыйф абый, гаиләсен алып, шахтага чыгып киткән. Шунда гомер иткәннәр, балалары гаиләле булган. Хәмдия апа да насыйп ярын шунда очраткан. Матур булса да торган җир, сагындыра туган җир, дип, алар еш кына туган якларына кунакка кайталар. Быел да насыйп булган. Казанда яшәүче кызлары гаиләсе белән Санкт-Петербургка да барырга исәплиләр.
- Сезнең газетагызга рәхмәт. Монда килсәк, газетаны күрсәтәләр. Сармандагы яңалыкларны рәхәтләнеп укыйм. Татарча хәрефләрне эзлим, чөнки өйдә күбрәк урысча сөйләшәбез. Татар телен әти-әниләрдән өйрәндек, беләбез, онытмыйбыз, - диде Вәлиҗан абый.
Кунаклар Ленин һәйкәле белән дә кызыксындылар. Алар белән бергәләп районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда да булдык. Аннан Сарман матбугат үзәгендә дә кунак булдылар алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев