Шуарга һәм йөзәргә яратучы җәлиллеләрнең ялы күңелле булачак
Бәйрәм ялларында Җәлил халкы да күңелсезләнеп ятмаячак.
2 гыйнвардан алып, ялларның ахырына – 11 гыйнварга кадәр җирле Боз спорт сараенда массакүләм тимераякта шуу оештырылачак. 2-3, 7, 10-11 гыйнвар көннәрендә теләгәннәр 14.00-18.00 сәгатьләрдә, башка көннәрдә – 13.00-17.00 сәгатьләрдә бозда шуа алачаклар.
Йөзәргә яратучылар турында да онытмыйлар. Андыйларны 3, 5, 6, 8, 9, 10 гыйнвар көннәрендә «Батыр» спорт-сәламәтләндерү комплексында көтәләр. Көндезге сеанслар 11.00-11.45 сәгатьләргә планлаштырылганнар. Кичкеләре шимбә, 3 һәм 10 гыйнвар көннәрендә, – 17.00-17.45, башка көннәрдә 18.00-18.45 сәгатьләрдә үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев