САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соббух абыйны 90 яше белән көне буе котладылар

Сарман авылында яшәүче Сабирҗанов Соббух Сабирҗан улына бүген 90 яшь тулды.

Тормыш иптәше Мөсәлимә апа белән бергә гомер кичерүләренә дә 67 ел булган. Бергә өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, аларга төпле белем һәм тәрбия биргәннәр. Алты онык һәм алты оныкчыклары бар. Олуг юбилее белән хөрмәтле ветеранны иртүк район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Соббух абый белән бәйле матур хатирәләрен яңартып, Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырды.

Район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, кызлары, кияүләре, оныклары да юбилярга тигез гомер, сихәтлек теләделәр.
Соббух абыйны авылдашлары шәригать кануннарын үтәп, дини йолаларны башкаручы буларак та беләләр, ихтирам итәләр. Озак еллар янгын сүндерү бүлегендә хезмәт куйган ветеранны тәбрикләргә хезмәттәшләре дә күпләп җыелып килделәр. Соббух абый хәтта машинага утырып та карады. 131 санлы янгын часте начальнигы Ленар Билалов, Сарман һәм Мөслим муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләренең районара бүлеге начальнигы эчке хезмәт полковнигы Радик Госманов матур тәбрик сүзләре ирештерделәр. Туганнарыннан да котлау кабул итте юбиляр.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Соббух абый әле дә булса машина йөртә. Оста бакчачы да әле ул. Быел, эксперимент өчен, август аенда икенче катка бәрәңге утыртканнар. Шушы көннәрдә бәрәңге алырга ниятлиләр. Акыллы киңәшләре, төпле сүзе белән гаиләдә ныклы терәк, һәркемгә кирәк булып, бәхетле гомер кичерә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев