Соббух абый дөньяны ямьләп яши
Сарман авылында яшәүче хөрмәтле ветеран Соббух Сабирҗановның “Дөнья ямьле” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы чыккан.
Иҗатының асылында тормыш тәҗрибәсе, гомер барышында күргән шатлык-кайгылар, сынаулар ята. Шигырьләрендә туган ягына, авылына, тормыш иптәшенә мәхәббәте чагыла. Кызларын өзелеп яратуы, алар белән горурлануы, кияүләрен хөрмәт итүе, оныклары өчен сөенүе күренә. Авыр сугыш чоры вакыйгалары да иҗатында шактый урын алып тора.


- Ураза бәйрәме якынлашкан көннәрдә барлык мөэмин-мөэминә мөселман кардәшләремне тәбриклим. Тоткан уразалары Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән кабул кылынсын, муллык, бәрәкәтле тормышта имин яшәү насыйп итсен, ил-көннәребез тыныч булсын. Киләсе Рамазан айларына да барып җитәргә насыйп әйләсен. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң Аның, - диде 92 яшьлек Соббух абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев