Сөлек урамнарында кыңгыраулар чыңлады
Җәмгыять

Сөлек урамнарында кыңгыраулар чыңлады

Сөлектә авыл халкын Кыш бабай белән Кар кызы өйдән-өйгә йөреп котлаганнар.

Сөлек халкы Яңа елны бик күңелле итеп каршы алды. Кыш бабай белән Кар кызы өйдән-өйгә йөреп, кешеләрне Яңа ел белән котладылар. Бәйрәм алдыннан ачык һавада “Хуш киләсең, Яңа ел!” дигән бал-маскарад үткәрелде, авыл кыңгыраулар чыңына күмелде. Фаем Шәрифуллинның баян моңнары бәйрәмгә ямь өстәде, ә бәйрәмдә катнашучыларны яшьлекләреннән уратып алып килүче ат – Раиф Гыйбадуллинныкы.
Сөлек авылы мәдәният йорты директоры Рушания Даутова язмасы, видео – Сөлек авылы мәдәният йорты архивыннан

Видео – Сөлек авылы мәдәният йорты архивыннан


Нет комментариев