Сөлек авылы халкы бәйрәмне кызыклы уеннар белән каршы ала
Җәмгыять

Сөлек авылы халкы бәйрәмне кызыклы уеннар белән каршы ала

Бәйрәм алды көннәрендә Сөлек авылы халкы халкыбызның матур җырларын, биюләрен генә түгел, кызыклы уеннарын да искә төшерде.

- Әбиләребезнең яратып уйнаган уеннарын искә төшердек. Аларда бәйрәм тамашасына җыелучылар актив катнаштылар. Бергәләп викторина сорауларына җавап та эзләдек. Иң соңыннан үзебез пешергән тәм-томнар белән тәмләп чәй эчтек. Бәйрәмебездә Ләке авылының “Игәнә” фольклор ансамбле җитәкчесе Раилә Асанова да катнашты. Шулай итеп, бу кичә тәҗрибә уртаклашу мәктәбе дә булды, - дип хәбәр итә Сөлек авылы мәдәният йорты директоры Раушания Даутова.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар һәм видеолар Сөлек авылы мәдәният йорты архивыннан

 

 


Нет комментариев