САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Синоптик Шувалов Татарстанда ял көннәрендә бозлы яңгырлар көтелүе турында кисәтте

Бу атнада җомга көнне Татарстанда һава торышы кискен җылына башлый: термометр баганалары нульгә кадәр күтәреләчәк, төбәкне җепшек кар һәм бозлавык каплаячак.

«Метео» прогнозлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шундый фараз җиткерде. Белгеч әйтүенчә, суыклар вакытлыча чигенәчәк һәм урынын язгы җылылыкка бирәчәк.

Сагаерга нигез бар — җепшек һава торышы белән бергә бозлы яңгырлар һәм көчле җил дә киләчәк. Синоптик билгеләп үткәнчә, язгы кәеф озакка бармас: киләсе атна уртасына һава температурасы кабат минус 14 градуска кадәр түбән тәгәрәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев