САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәйдуллиннар нәсел шәҗәрәсен барладылар

Гаилә элемтәләрен ныгыту һәм буыннар чылбырын өзмәү максатыннан, 5 апрель көнне Чирмешәндә "Гаилә тарихында гасырлар авазы - Тарихта без эзлебез" нәсел шәҗәрәсе бәйгесенең зона этабы үтте.

Аны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт Комитеты оештырды. Бәйгедә 9 районнан гаиләләр катнашты. Алар арасында безнекеләр дә бар. Ләшәү Тамак авылыннан Гөлнара һәм Рамил Шәйдуллиннар гаиләсе район данын яклап, уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга ярдәм итәргә авыл мәктәбе, мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бардылар. Татар авылы мохитен чагылдырган күренешләр, чыгышлар мәдәни мирасыбызны саклауның әһәмиятен чагылдыралар.
Бәйгенең беренче этабы район мәдәният йортының йола залында үтте. Катнашучылар хөкемдарлар тарафына гаиләдә яратып әзерләнә торган милли ризыкларны тәкъдим иттеләр. Балалар бакчасында хезмәт куючы Гөлнара ханым пешергән тары кыстыбые - гаиләнең генә түгел, нәселнең яраткан ризыгы. Икенче турда шәҗәрә барлаганда, ул башка гореф-гадәтләргә дә басым ясый.

Тулырак газетабызның 2022 елның 8 апрель санында укыгыз

Фотолар Илнара Гәрифуллина архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев