САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәрләрәмәдә узган утырышта хәл ителгән мәсәләләр турында

Сарман "Кояшкай" балалар бакчасы мәйданчыгының чираттагы утырышы булды. Ул "Балалар бакчасында сәнгати-эстетик усеш өчен уңай шартлар тудыру" темасы астында Сарман муниципаль районы "Шәрләрәмә балалар бакчасы "Ромашка" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә узды. Мәйданчыкка караган 6 авыл балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашты. Утырышта Шәрләрәмә балалар бакчасы тәрбиячесе Гатиятуллина Эльмира "Татар халкының...

Сарман "Кояшкай" балалар бакчасы мәйданчыгының чираттагы утырышы булды. Ул "Балалар бакчасында сәнгати-эстетик усеш өчен уңай шартлар тудыру" темасы астында Сарман муниципаль районы "Шәрләрәмә балалар бакчасы "Ромашка" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә узды. Мәйданчыкка караган 6 авыл балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашты. Утырышта Шәрләрәмә балалар бакчасы тәрбиячесе Гатиятуллина Эльмира "Татар халкының милли бизәкләре. Түбәтәй бизәү" темасына комплекслы эшчәнлек үткәрде. Эшчәнлек бик кызыклы, киң эчтәлекле, мавыктыргыч булды. Шулай ук үз тәҗрибәсеннән чыгып Ахметшина Фәридә, Гаделшина Ризидә ясаган чыгышлар да эчтәлеклелеге, актульлелеге белән аерылып торды. Соңыннан план буенча алда эшләнәсе эшләр турында түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.
Утырышта Сарман №1 "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Ахкамова Илсөяр һәм өлкән тәрбияче Билалова Айсылу катнаштылар.
Фото һәм материалны Билалова Айсылу җибәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев