САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сез – замана педагогы

Хәзерге катлаулы, тормыш кыйбласы гына түгел, тәрбия кыйбласы да үзгәргән чорда чын кеше тәрбияләү - искиткеч авыр. Шушы эшкә үзенең барлык көчен биргән, балаларыбызның беренче укытучысы Нәфыйкова Алсу Ясировна бүген үзенең карлыгачларын очырып җибәрә. Әле кайчан гына балаларыбыз мәктәпкә барырга әзерләнеп йөриләр иде. Күлмәк-костюмнарын әллә ничә тапкыр киеп карап:"Беренче сентябрь...

Хәзерге катлаулы, тормыш кыйбласы гына түгел, тәрбия кыйбласы да үзгәргән чорда чын кеше тәрбияләү - искиткеч авыр. Шушы эшкә үзенең барлык көчен биргән, балаларыбызның беренче укытучысы Нәфыйкова Алсу Ясировна бүген үзенең карлыгачларын очырып җибәрә.
Әле кайчан гына балаларыбыз мәктәпкә барырга әзерләнеп йөриләр иде. Күлмәк-костюмнарын әллә ничә тапкыр киеп карап:"Беренче сентябрь бәйрәме кайчан җитә?" - дип, безне - әти-әниләрне аптыратып, бетергән иделәр. Менә бүген, соңгы кыңгырау шалтырап балаларыбызны 4 ел укыткан башлангыч сыйныф укытучыбыз белән саубуллашабыз.
Алсу Ясировна, нәрсәгә тотынса да, гел булсынга эшли, һәрвакыт эзләнүчән, замана белән бергә атлаучы педагог. Ул дәреслек материаллары буенча гына түгел,ә әллә никадәр өстәмә материаллар табып укыта. Шуның өстенә ул әле - яңалыкка омтылучы да. Бервакытта да, бу эш мина таныш түгел, булдыра алмам, дими. Шулай кирәк икән, эшләрбез, - дип җавап бирә.
Алсу Ясировна тормышын да, язмышын да матур, мәгънәле итеп язган, гаиләсендә дә бик тә бәхетле. Кадерле әни, сөекле хатын, яраткан әби. Яшьлегендә табышкан, кавышкан тормыш иптәше Ринат белән матур гомер кичерәләр. Берсеннән-берсе акыллы, уңган кыз, ул үстерделәр. Башкалар зарланган тормыштан да үзенә ямь, тәм табып яши белүче, йорт, бакчасын тутырып, берсеннән-берсе матур гөлләр-чәчәкләр үстерүче укытучыбызга сабырлык, тәртипле, итәгатьле укучылар тәрбияләвен телибез. Сәламәт тормышта, бәхетле яшәргә язсын.
Кирәк чакта җитез дә Сез, тапкыр да Сез,
Кирәк чакта батыр да Сез, сабыр да Сез,
Бик җаваплы, авыр Сезнең хезмәтегез дә,
Тиешенчә күрсәгез иде хөрмәтен дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев