Сарысаз-Тәкермән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар, аларның әниләре һәм әбиләре өчен «Татар уеннары сандыгы» дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Авыл балалары белән бергә әби-бабайларына кунакка кайткан шәһәр балалары, килгән кунаклар, татар халкының милли уеннарын уйнап, күңел ачтылар. Әбиләр балачакларын сагынып искә алдылар, ә балалар уеннарда катнаштылар, җырлы-биюле бәйгеләрдә сәләтләрен күрсәттеләр.
Уеннарның төрлелеге күңелне ачты: «Йөзек салыш», «Чума үрдәк, чума каз», «Түбәтәйле», «Буяу алыш», «Әби почмак» һәм башкалар. Нәкъ менә шушы уеннар балалар күңеленә утырып калачак, буыннан-буынга күчереп баруга ярдәм итәчәк.

Фото район Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды
Нет комментариев