Сарманның «ТАССРның 100 еллыгы» паркында чыршылар утыртылды
Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан, ил буйлап «Хәтер бакчасы» дип исемләнгән Халыкара акция дәвам итә. Бу изге эшкә Сарман районы да теләп кушылды.
Узган атнада район үзәгенең яңа микрорайонында урнашкан ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган парк территориясендә яшеллек утырту чарасы узды. Акция кысаларында анда чыршылар утыртылды.
Әлеге чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район мәктәпләренең яшьармиячеләре һәм «Алдынгылар» хәрәкәте вәкилләре, тыл ветераны Мәхмүт Газдалов, махсус хәрби операциядә хезмәт үтүче Александр Гайнетдинов һәм башкалар катнаштылар.

– Ел саен Фәрит Мөнәвировичның инициативасы белән без агачлар утыртабыз. Әлеге традиция безнең өчен бик кадерле. Былтыр, юбилей елы буларак, Җиңүнең 80 еллыгына 80 чыршы утырткан идек. Быел исә – Җиңүнең 81 еллыгы белән бергә тагын бер мөһим дата – Чернобыль һәлакәтенә 40 ел тулуны да искә алабыз. Җомга көнне башкарган изге эшләребез уңышлы булыр, дип ышанабыз. Утыртылган чыршылар һәрвакыт безгә бабаларыбызның батырлыкларын искә төшереп торсын, – диде Индира Рәис кызы.
Райондашлар бу акцияне зур теләк һәм горурлык хисе белән кабул иттеләр. Агачлар утырту – ул һәр гаиләнең үз тарихына, Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтүнең бер формасы. «Хәтер бакчасы» акциясе берничә ел инде ил күләмендә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә дә уңышлы үтә. Сарман районы бу юлы да әлеге изге гамәлдән читтә калмады.
Яшел үсентеләр, алдагы елларда үсеп, паркның матурлыгын арттыру белән бергә, ватанпәрвәрлек хисләрен ныгытуга да хезмәт итәчәк. Акция ахырында аның барлык катнашучыларына рәхмәт белдерелде, аларны алдагы изге эшләргә дә илһамландыручы сүзләр яңгырады.
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев