САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәдәният

Сарманның «Ләйсән» балалар бакчасында Тукайга багышланган шигырь бәйгесе узды

Апрель аен ел да зур җаваплылык хисе белән каршылыйбыз, чөнки ул чараларга, вакыйгаларга бай ай буларак билгеле. Аны «шигърият ае» дип тә атыйлар. Бөек Тукаебызның туган көне якынлашкан көннәрдә миллилек хисе тагын да арта. Быел татар дөньясы олуг шәхеснең тууына 140 еллыкны билгеләп үтә. Гасырдан артык тарихы булган шагыйрьнең бер генә булса да шигырен белмәгән кеше, мөгаен, юктыр. Без “Туган тел”не телебез ачылгач та сөйли башлыйбыз. Балалар бакчасында аның Су анасы, Шүрәле, Сандугач, Карлыгач, Күбәләк, кызыклы шәкертләре белән танышабыз.

Район үзәгенең “Ләйсән” балалар бакчасында узган районкүләм шигырь бәйгесенең максаты да кечкенәләр арасында Тукаебызның исемен таныту, аның иҗатын популярлаштыру булды.

Бәйгедә Сарман, Рангазар, Карашай Саклау, Ләке, Зур Нөркәй, Шәрләрәмә авыллары балалар бакчаларының иң сәләтле һәм иң актив нәниләре катнаштылар. Барлыгы 30дан артык бала Тукай иҗатын белүләрен, яратуларын күрсәтте, шагыйрьнең әсәрләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләде. Һәр бала бик әзерлекле килгән иде. Аларны бәйгегә әзерләгән тәрбиячеләргә, әтиәниләргә дә олы рәхмәт сүзләре барып ирешсен.

Бакчаның бәйге узган залы ул көнне Тукай рухы белән тулы торды. Шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды, әсәрләре сәхнәләштерелде. “Бала белән Күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый” кебек шигырьләрне һәр буын яңача яңгырата. Бу юлы да шулай булды. Кайбер балалар сәхнә костюмнарыннан чыгыш ясадылар, бу чарага тагын да зуррак бәйрәм рухы өстәде.

Чара бик кызыклы, күтәренке рухта, дустанә мөнәсәбәттә үтте. Балаларның чыгышларына район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге методистлары бәя бирделәр. Һәр катнашучы үзенчә талантлы икәнен күрсәтте. Бәйге ахырында күмәк уеннар оештырылды. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга да истәлек бүләкләре, дипломнар тапшырылды.

Бәйге һәр балага зур җиңү шатлыгы, Тукай рухы, дуслык һәм иҗат хисе бүләк итте. Шунысы куандыра: шагыйрь иҗаты яши һәм яңа буын аны яңарта бара. Бөек Тукаебыз калдырган мирасны саклау – безнең бурычыбыз һәм горурлыгыбыз. Мондый чаралар балаларда туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли, аларның рухи дөньясын баета.

Лилия Сапарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев